Резеда Габбасова район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты алды

2020 елның 11 октябре, якшәмбе

Бакча Сарай бистәсендә Чишмә ачылган көнне берничә күңелле вакыйга булды.

Бакча Сарай бистәсендә Чишмә ачылган көнне, озак еллар намуслы хезмәте өчен Вахит авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Резедә Габбасова Югары Ослан районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Әлфия Минһаҗева тапшырды.

Әлфия Корбангалиевна район башлыгы һәм башкарма комитеты исеменнән Резеда Вилдановнага озын гомерле һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек теләде. Резедә Габбасова адресына бик күп җылы сүзләр һәм рәхмәт сүзләрен җирлек башлыгы Фәрит Кәримов һәм җирле халык җиткерде. Бистәдә яшәүчеләргә шулай ук яңа секретарь Янгуразова Әлфирә Рәшит кызын тәкъдим иттеләр, ул моңа кадәр Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре вазыйфасын башкарган иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International