Бу чишмәдән 95 ел су ага, Иделнең текә ярында Бакча Сарай поселогы да шуның кадәр тора.
Бик матур урында, Идел елгасы ярында әлеге бәйрәмне билгеләп үтү өчен бистәдә яшәүчеләр җыелды.
Традиция буенча, мөселманнарда кабул ителгәнчә, чараны ачу өчен сүз Югары Осландагы «Салихҗан» мәчетенә йөрүче Хания ханым Гафиатуллинага бирелде, ул намаз укыды һәм җир асты чыганагын суның бары тик сәламәтлек кенә китерүен теләде.
Аннары Конгресс исеменнән Гөлгенә Дәүләтшина чыгыш ясады. Гөлгенә Искәндәр кызы бакчарайлыларны котлап кына калмыйча, җыелучыларга үз җырларын да бүләк итте. «Ак калфак» иҗтимагый хәрәкәте исеменнән Әлфия Минһаҗева бик күп җылы сүзләр әйтте һәм традиция буенча кулдан чигелгән сөлге бүләк итте. Котлауларга авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов та кушылды, ул подрядчы оешмага башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Бәйрәмгә Бакча Сарай авылына нигез салучы Ярулла оныклары да килгән иде.