12.10.2020 нче елның 12 нче октябрендә, белем бирү оешмаларының террорчылыкка каршы яклануын, җылылык режимын һәм санитар-эпидемеологик торышын тикшерү максатыннан, Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касимов Макыл балалар бакчасында һәм Макыл урта мәктәбендә булды.
Белем бирү учреждениеләре биналары һәм территорияләре тикшерелде. Мәктәп каршындагы интернатта балаларның яшәү шартлары тикшерелде. Чыгу нәтиҗәләре буенча учреждение җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелде.