Игълан

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

16.10.2020 15.00 – 16.00

«18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы" булышлыгы белән ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы инвалид балаларның ата-аналары өчен, Россия Федерациясендә балачак унъеллыгына багышланган “Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе»

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

2020 елның 16 октябрендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары  өчен видеоэлемтә режимында ШПЗ семинар дәресе узачак. Аның темасы: "Торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре: торак законнарындагы үзгәрешләр” 

Әлеге дәреснең максаты булып торак милекчеләре яки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яллаучылар булган инвалид балаларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) юридик һәм көнкүреш грамоталылыгының дәрәҗәсен күтәрү тора.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат:

Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк.

Электрон адрес: Adelina.Galiullina@tatar.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International