12 октябрь көнне, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Рус Макылы авылы Яшьләр клубы белгечләре Макыл авылы мәдәният йорты белән берлектә, спорт мәйданчыгында балалар өчен «Күңелле стартлар-без 100! " дип исемләнгән спорт чарасы үткәрделәр.
«Күңелле стартлар» программасы шактый бай эчтәлекле булды. Командаларга кызыклы, кайчагында йөгерү, бер аякка сикерү, туп белән йөгерү, кыршау һәм башкалар тәкъдим ителде. Мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган вакыйгаларны сизмәде. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Бу көрәштә җиңелүчеләр булмады, чөнки һәркем тырышып, ахыргача көрәште. Балаларның бер-берләренә ничек борчылуларын һәм ярдәмләшүләрен күрү бик куанычлы булды.
Мондый чаралар җитезлекне, тизлекне, көчне генә түгел, ә үз көчләренә ышанычны да үстерә, балаларда коллективизм, бер-береңә ярдәм һәм игелеклелек хисе тәрбияли. Алар көчле һәм тату команда белән тормыш авырлыкларын җиңү җиңелрәк булуын өйрәтәләр.
Спорт мәйданчыгында көлке, дәрт һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Барысы да бәхетле булды! Ә бәхетле балалар күзләренә соклану хисе белән оештыручылар өчен иң яхшы бүләк.
Барлык катнашучыларга да ярыш нәтиҗәләре буенча призлар тапшырылды.