"Минем тату сыйныф" акциясе

2020 елның 13 октябре, сишәмбе


2020 елның 12 октябрендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Минем тату сыйныфым» акциясе старт алды.

Ул укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, педагогик хезмәт белән кызыксынуны формалаштыруга, шулай ук педагоглар һәм укучыларның уртак иҗатын мотивацияләүгә юнәлдерелгән. Чара социаль челтәрләрдә узачак һәм 2020 елның 5 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Педагогларга соңгы ике елда мәктәптән тыш укучылар белән үткәрелгән иң гадәти булмаган һәм үзенчәлекле чаралар белән уртаклашырга тәкъдим ителде.

Креатив фотоотчетны «ВКонтакте» яки  «Instagram" социаль челтәрләрендә урнаштырырга кирәк. Төрле ярышлар, кызыклы экскурсияләр, урманга бару, театр яки музейга бару турында сөйләргә була. Иң яхшы тарих һәм өч эксклюзив фото авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Акциянең мөһим шарты-чараның максатларын, бурычларын һәм нәтиҗәләрен тасвирлау – Социаль челтәрләрдәге мәкаләне #мойдружныйкласс, #минпросвещениярф хештеглары белән бергә алып барырга, аккаунт ачарга һәм мәгариф министрлыгының рәсми аккаунтларына язылырга кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International