Бүген Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта көн тәртибе буенча 4 мәсьәлә каралды.
1. Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ ЮХИДИ билгеләмәсе балигъ булмаганнарга карата РФ КоАП 12.29 ст.буенча административ хокук бозу турында эшне туктату хакында.
2. «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган балалар һәм гаиләләрне исәпкә алу һәм мониторинглау» системасында профилактика субъектлары эше йомгаклары.
3. МСРКның гаиләне ведомствоара учеттан төшерү турындагы үтенечнамәсен карау.
4. МСРКның гаиләне ведомство исәбенә кую турындагы үтенечнамәсен карау.
Утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде, закон бозучылар законнарда каралган административ җаваплылыкка тартылды.