15 яшьтән 23 яшькәчә булган иң көчле авыр атлетлар ярышлары Владимирда 2020 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр узды. Аның 64 кг авырлык категориясендә илнең төрле төбәкләреннән 22 спортчы чыгыш ясады. Көндәшләр лаеклы-халыкара класслы спорт мастерлары, спорт мастерлары. Анастасия киеренке көрәштә ике төр ярышта Россия беренчелегендә бронза медаль яулады, ә ыргылып күтәрүдә җиңүче булды.
Настяны һәм тренер Ришат Мансуровны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт үрләрен яулауларын телибез.