Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге коронавирус йогышы белән авыручы һәм коронавируска шикләнгән пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хәбәр итә, РФ Хөкүмәтенең 6.08.2020 ел, № 1191 карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.
2020 елда отсрочка вакыты ел ярым тәшкил итә. Димәк, кирәкле махсус стаж 2020 елда эшләнсә, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итү срогы ел ярымга кичектереләчәк, әгәр 2021 елда – өч елга, 2022 елда – дүрт елга. 2023 елдан һәм алга таба да махсус стаж эшләп чыгарганнан соң кичектерү вакыты биш ел тәшкил итәчәк.