2020 нче елның 15 нче һәм 16 нчы октябрендә, белем бирү оешмаларының террорчылыкка каршы яклануын, җылылык режимын һәм санитар-эпидемеологик торышын тикшерү максатыннан,Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Вилена Касимова Югары Ослан балалар бакчасында, Түбән Ослан балалар бакчасында, Печище балалар бакчасында, Печищи мәктәбендә, Югары Ослан мәктәбендә һәм Югары Ослан гимназиясендә булды. Белем бирү учреждениеләре биналары һәм территорияләре тикшерелде. Балаларның балалар бакчаларында һәм мәктәптә булу шартлары тикшерелде.