Югары Осланда ТАССРның 100 еллыгы паркына нигез салдылар һәм "Әниләр аллеясы”утырттылар

2020 елның 17 октябре, шимбә

Һава торышының салкынча булуына карамастан, парк һәм аллеяга нигез салуда катнашырга битараф булмаган авыл кешеләре дә күп килгән иде.

Бүген Югары Ослан гимназиясе янында Югары Ослан районының «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән район үзәгендә яшәүчеләр «әниләр аллеясы»утырттылар.

Әлеге объектта эшләрне төгәлләп, авыл халкы ТАССРның 100 еллыгы паркына нигез салу урынына юнәлделәр, анда инде Башкарма комитет, авыл советы, социаль яклау, мәктәп, гимназия, Балалар иҗат үзәге, музей, китапханә, бассейн һәм район үзәгенең башка учреждениеләре коллективлары эшләде. Биредә 5 гектар мәйданда яшь имән һәм нарат аллеялары булдырылды. Паркта барлыгы 5 меңгә якын үсенте утыртылды.

- Хәзер утырту өчен иң вакыт. Дөрес технология куллансаң, барлык үсентеләр дә үсәчәк, - ди урманчылык хезмәткәре Рөстәм Исмәгыйлев.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International