2020 нче елның 20 нче октябрендә 8.00 сәгатьтә Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Касимов Югары Ослан районының мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында район киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары катнашты.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Яңа санитар-эпидемиологик шартларда эшләү;
2. Туклануны оештыру;
3.Көзге каникулларда мәктәп яны лагерьлары эшен оештыру;
4. Укучыларның йөрешен контрольдә тоту;
5. 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу оештыру;
6. Идарә уставларына төзәтмәләр кертү.