Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә социаль хезмәткәрләр катнашында төркемле гамәли дәрес узды.

Мәктәп тыңлаучыларын ятып торучы авыруларны карауны оештыру, шәхси гигиена шартларында авыручыларга ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, шулай ук ятучы авыруларны түшәк чикләрендә күчерү ысуллары һәм техник тернәкләндерү чараларын куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International