Даими комиссия утырышы

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

Көн тәртибенә 1 мәсьәлә кертелгән иде:

1. Югары Ослан муниципаль районының 2020 елның 9 аенда бюджет үтәлеше турында;

Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына карар проектын тәкъдим итте.

Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International