Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының икътисади үсеш, экология, табигый ресурслар һәм җир мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булып узды.
Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде:
1.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында;
2.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару Кагыйдәләрен раслау турында;
3.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2021 елга Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы милкендә булган, өченче затларның хокукларыннан азат булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында" 2007 ел, 29 нчы июль, 314 нче номерлы карары каралды
Комиссия әгъзалары докладчыларны хупладылар һәм әлеге карар проектларын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.