21 октябрьгә Югары Ослан муниципаль районы буенча торак файдалануга тапшыру планлаштырылган 50 000 кв.метрның 36 598 кв. метрын тәшкил итә (планның 73,2%).
Бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән бераз артып китә. Агымдагы елда файдалануга тапшыру планлаштырылган 24 фатирлы йорттан тыш, ел ахырына кадәр 12 300 кв.м. шәхси торак төзелеше планлаштырыла.