Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатураларны карау буенча конкурс комиссиясе утырышы 21 октябрьдә иртәнге сәгать 9да узды.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләре вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә, 2020 нче елның 24 нче сентябреннән 13 нче октябренә кадәр район Башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрелде.
Конкурс комиссиясе рәисе: Маврина Лилия Николаевна, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре, урынбасары - Осянин Сергей Викторович, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары, сәркатибе - Яруллин Линар Нургали улы, дәүләт граждан хезмәте ветераны, комиссия әгъзалары: Шәйхетдинов Роман Александрович-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Нефедов Андрей Александрович - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, Мөфтиев Нурат Заһид улы –Югары Ослан муниципаль районы Советы депутаты, «Татмедиа» АҖ филиалы «Волжская новь»газетасы редакциясе җитәкчесе.
3 кандидат конкурста катнашуга кертелгән иде. Комиссия Югары Ослан муниципаль районы Советы утырышына Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына 3 кандидатура чыгару турында Карар кабул итте.