Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет утырышы

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Ачык ишекләр көне» кысаларында Югары Ослан муниципаль районы Советының икътисади үсеш, экология, табигый ресурслар һәм җир мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе рәисе Рөстәм Исмәгыйлев торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Комитет утырышында катнашты.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина республика парламенты эшчәнлеге турында сөйләде. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин җыелучыларны депутатларның игътибар үзәгендә булган төп мәсьәләләр һәм муниципалитетларның депутатлар корпусы белән мөмкин булган хезмәттәшлек белән таныштырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International