«Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» МБУ 2003 елның 21 ноябрендә 696 номерлы карары нигезендә ачыла. Оештыручы-Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты.
Яшь буынга физик, әхлакый, патриотик, социаль тәрбия бирү, яшьләр, балалар һәм яшүсмерләр (шулай ук өлкәннәр белән) белән эшләүнең төрле рәвешләрен үткәрү, иҗади һәм иҗтимагый – файдалы юнәлешкә ия булган яшьләрнең ялын оештыру безнең учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора.
Бүгенге көндә клубта түбәндәге юнәлешләр буенча 14 секция һәм түгәрәк эшли:
баскетбол, волейбол, милли көрәш, ОФП, мини-футбол, футбол, шахмат, үзе ММА, җәядән ату, лего-иҗат, театр түгәрәге, аэробика, йөзү, тележурналистика.
Балаларның гомуми колачы-01.10. 2020 елда-315 кеше.
2010 елдан клубта «Форпост»үзәге яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүнең төп юнәлеше булып тора.