Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая, "Югары Ослан муниципаль районы мәдәният бүлеге" МКУ начальнигы белән берлектә, ветераннар Советы йөкләмәсе буенча, "Балкыш-Сияние-2020" конкурсының республика этабында җиңүче Фәрхинур Хафизовага акчалата премия тапшырдылар. Аны котладылар, киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр теләделәр.