Үзара салым - 2021

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе


Узган атна йомгаклары буенча авыл җирлекләрендә 2021 елга үзара салым кертү буенча гражданнар җыеннары узды.

Җыеннар түбәндәге торак пунктларда уңай нәтиҗә белән тәмамланды: Юматово, Каинки (Борнаш авыл җирлеге), Ташевка, Ватан, Вахитова (Вахит авыл җирлеге), Елизаветино, Көнчыгыш Звезда (Введенский Бистәсе авыл җирлеге), Канаш, Түбән Күл, Йолдыз (Канаш авыл җирлеге), Харино, Килди, Олан (Килди авыл җирлеге), Рус Борнашы (Куралово авыл җирлеге).

Куралово авылы җыены халык килмәү сәбәпле үткәрелмәгән дип танылды. Гамәлдәге законнар нигезендә, Куралово авылында юлларны вак ташлау мәсьәләсе буенча җыеннарны кабат үткәрү мөмкин түгел. Күрәсең, кураловолыларга, районның башка авылларыннан аермалы буларак, вак таш юллар кирәкми!

Агымдагы атнада Яр буе Морквашы, Бахчи-Сарай, Татар Борнашы авылларында җыеннар планлаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International