Агымдагы елда, «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында, «Татавтодор» АҖ Апас филиалының Югары Ослан участогы көче белән Суыксу авылына 1,6 км озынлыктагы юл ремонтланды.
Бу юл май-сентябрь айларында, безнең районга сезонлы кешеләр килгәч, аеруча кирәк, чөнки әлеге торак пунктта 10 бакча ширкәтендә 2400гә якын участок бар.