Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Комиссия әгъзаларыннан тыш, «Алкоторг» ҖЧҖ директорының сыра сату буенча урынбасары һәм «Эфес-Алко»ҖЧҖ директоры да катнашты.
Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча Югары Ослан муниципаль районында алкоголь базарының торышы турында;
- район территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә предприятиеләрендә республика күләмендә сыра җитештергән продукцияне китерүне һәм сатуны арттыру турында;
- агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча легаль булмаган хәмер һәм спиртлы продукцияне алу турында.
2020 елның 1 октябренә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә 89 сәүдә объекты алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиягә ия, шул исәптән «Татспиртпром»АҖ -36 кибет, башка кибетләр – 53 кибет.
2020 елның 9 аенда алкогольле продукцияне сату 22,6 мең дал тәшкил иткән, бу 2009 елның шул ук чорына карата 108% тәшкил итә (20,9 мең дал), шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән аракы – 10,5 мең дал (узган елның шул ук чорына карата-9,0 мең дал).
Хисап чорында җан башына исәпләгәндә 14,2 литр күләмендә алкогольле продукция сатылган, бу узган ел белән чагыштырганда 110% тәшкил итә (2019 ел -12,9 Л.), ТР буенча -10,7, узган елның шушы чорына карата 98%.