Педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү, Олимпиада хәрәкәте, 9, 11 сыйныфларны тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибе........... Бу Югары Ослан урта мәктәбе базасында укыту эшләре буенча директор урынбасарларының киңәшмәсендә күтәрелгән сорауларның бөтен исемлеге түгел.
Киңәшмәдә һәр мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү чараларына аерым басым ясалды. Ул белем бирүнең заманча стандартларына туры килергә тиеш. Моның өчен җитәкчеләр һәм педагогларның квалификациясен күтәрергә, белем бирү процессына яңа заманча технологияләр кертергә, яшь белгечләрне җәлеп итәргә һәм укытырга кирәк.