Бүген район мәдәният учреждениеләре директорларының атналык киңәшмәсе узды. Киңәшмә кысаларында учреждениеләрнең агымдагы эше турында фикер алыштылар. Учреждение хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан милек салымнарына түләүгә аерым игътибар бирелде. Каникуллар вакытында чаралар әзерләү һәм мәктәп яны лагерьларында катнашучыларны эш белән тәэмин итү кирәклеге турында әйтелде.