Район эшмәкәрләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашу

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, Советның кече залында, түгәрәк өстәл кысаларында, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә район эшмәкәрләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашу узды. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров, эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды, авыл хуҗалыгы идарәсе, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары, җир кишәрлекләре бирү процедуралары, 2021 елда ЕНВДДАН салым салуның башка режимнарына күчү мәсьәләләре каралды, шулай ук районның эшкуарлык җәмәгатьчелегенең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге буенча тәкъдимнәр тыңланды.

Түгәрәк өстәл эше нәтиҗәләре буенча мондый очрашуларны квартал саен үткәрү турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International