Анонс

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 10 нчы ноябрендә Югары Ослан гимназиясе базасында, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү йөзеннән, Югары Ослан муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең һөнәри тестлары узачак.

Педагогик хезмәткәрләр арасыннан килгән мөрәҗәгать итүчеләргә «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасында «педагогик аттестация»модулендәге шәхси кабинетлар аша тест үткәрү сораулары тәкъдим ителәчәк. Тест үткәрү вакыты-он-лайн режимында 1 сәгать 10 мин. Тест нәтиҗәләре буенча хезмәткәргә җыелган баллар күрсәтелгән белешмә бирелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International