Бүген район Советының утырышлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, Югары Ослан районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Александр Непомнящий, шулай ук мәгариф учреждениеләре директорлары урынбасарлары катнашты.
Барлык мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирелде һәм тиешле карарлар кабул ителде.