Бүген Югары Ослан муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе - Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров җитәкчелегендә комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендә 2020-2021 елларның кышкы чорында төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларны чистарту буенча көчләрнең һәм чараларның әзерлеге мәсьәләсе торды. Утырыш барышында төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика бүлеге башлыгы, "Татавтодор" АҖ Апас филиалының Югары Ослан ДРСУ начальнигы, Иннополис шәһәре мэры киңәшчесе тыңланды.
Районда көч һәм акча җитәрлек, барлык муниципаль контрактлар да билгеләнгән срокларда төзелгән. Шулай ук утырыш барышында "Буран"оператив планы расланды.