Соңгы ике атнада үзара салымның фараз күрсәткечләре 96,8% ка җитте һәм 2 млн.923,1 мең сум тәшкил итте.
2020 елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр халыктан кергән барлык акчаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан дүрт тапкыр бирелә торган субсидия суммасы 2021 елның язында килеп җитәчәк. Барлык акчалар да җыеннар карары белән каралган эш төрләренә тотылачак.