Йомгаклау аттестациясенә әзерлек

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

«Мәгариф бүлеге» МКУ һәм район методик берләшмәләре планы нигезендә укучыларның йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча максатчан эш алып барыла.

Татарстан Республикасында Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, педагоглар дистанцион семинарлар кысаларында тәҗрибә уртаклашалар.

Шулай ук интернет-ресурсларның нәтиҗәле формаларын һәм методларын куллану мәсьәләләре каралды. Семинарда район мәктәпләренең фән укытучылары катнашты.

Дәрес барышында алынган Материал, электрон белем бирү контентына таянып, гамәли күнекмәләр эшләүне оештырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International