Районның 9 белем бирү учреждениесендә көзге мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары үз эшен башлап җибәрде

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 2 ноябрендә Югары Ослан районының 9 белем бирү учреждениесендә балаларның көндезге яллары булган көзге мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары үз эшен башлап җибәрде.

Бүген, эшне оешкан төстә башлап җибәрүне контрольдә тоту максатыннан, мәгариф бүлеге җитәкчесе Касимов В.В. мәктәп директоры Кәримов А. В. белән бергә Куралово урта мәктәбендә, Макыл урта мәктәбендә, Югары Ослан гимназиясендә, Югары Ослан мәктәбендә булдылар.
 Мәктәп яны лагерьлары эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган, санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлгән, тиешле документлар тулы күләмдә бар, балаларны китерү оештырылган. Мәктәп директоры раслаган план буенча балаларның ялы оештырылган. Ялга максималь рәвештә мәктәп контролендә торган балалар, КБН, ПДН, СОП җәлеп ителгән.
 Мәктәп яны лагерьлары эше 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International