2020 елның 2 ноябрендә видеоконференция режимында ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды, анда 2020 елның 9 ае эчендә ТР берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Манапова, Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова, ТР ФМ ТДК, ТР буенча УФК идарәсенең 15 нче бүлек, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2020 елның 9 аендагы эш йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр бурычлар белән федераль хезмәт җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясады.