Бүген Район балалар китапханәсе «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләрне бүләкләү өчен иң актив кыз һәм малайларны үзенә чакырды.
«Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә Киндюков Даниил Югары Ослан урта мәктәбе, Артемьева Виктория Югары Ослан гимназиясе, Матвеева Милана Печищи урта мәктәбе, Тихонова Инна Макыл урта мәктәбе җиңүче булды.
Шулай ук «иң мәдәни ата-ана» номинациясендә Тихонова Юлия Александровна җиңүче булды.
Ә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Татарстан белгечләре» дигән танып-белү, күңелле дәрес үткәрделәр, анда балалар викториналарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, күңелле уеннар уйнадылар.