Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бу чын-чынлап бөтенхалык тантанасының тирән, мәңгелек мәгънәсе аның исемендә үк ачыла. 1612 елда Мәскәүне туган-тумачалы ызгышлардан азат итү өч йөз елдан артык традициягә ия һәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге символы булып тора.

Татарстанлыларның бердәмлеге, аларның тыныч үсеш һәм иҗат принципларына тугрылыгы үрнәге булып борынгы Болгар һәм Зөя утрау – шәһәрчегенең уникаль һәйкәлләрен торгызу, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү тора. Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган күп санлы чаралар югары патриотик эчтәлек белән билгеләп үтелде. 
Бүген, безнең ил катлаулы чакыруларга юлыкканда, милләтара һәм конфессиональара татулыкны һәм гражданлык татулыгын ныгыту аеруча мөһим. Моңа Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы да ярдәм итәргә тиеш.

Дәүләт һәм җәмгыятьнең уртак тырышлыгы белән туган республикабызның чәчәк атуы өчен иң кыю планнарны һәм проектларны тормышка ашыру көчебезнән килер дип ышанам.

Барыгызга да оптимизм, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International