Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында мигрантлар арасында хокук бозуларны профилактикалау, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән гражданнар белән эшләү, Югары Ослан районында 2020 елның 9 аенда җинаятьчелек торышын анализлау, 2021 – 2025 елларга Югары Ослан муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау программасы проекты турында фикер алыштылар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр бирелде, тиешле карарлар кабул ителде.