Илебез тарихы турында күбрәк белегез!

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Кадерле укучыларыбыз, сезне район үзәк китапханәсенә килгән журналлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сезнең игътибарга «Родина»журналы тәкъдим итәбез.

«Родина» журналы — 140 битлек тулы төсле ялтыравыклы журнал, фоторәсемнәр, архив документлары һәм башка график материаллар белән баетылган.

«Родина» журналы профессиональ тарихчы, укытучылар, студентларга һәм бөтен укучыларга тәкъдим ителә.

Журналның авторлары-танылган тарихчылар, археологлар, язучылар, публицистлар.

Журнал материаллары белән Югары Ослан авылы , Чехов урамы, 76 нчы йорт адресы буенча урнашкан Үзәк китапханәнең уку залында танышырга мөмкин (алдан язылу өчен телефон: 8 84379 21133).

«Родина» журналын укыгыз һәм Ватаныбыз тарихы турында күбрәк белегез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International