Коллектив үз эшчәнлеген 2018 елдан башлап башлады. "САФ" эшчәнлегендәге иң мөһим бурычларның берсе-милли мәдәният традицияләренә җәлеп итү, татар милли җыр мәдәниятен үстерү ,фольклорны торгызу һәм саклау ,халык бәйрәмнәрен һәм йолаларын гамәлгә кертү. Үсеп килүче буынның рухи һәм эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Бу максат белән тематик кичәләр, балалар бәйрәмнәре, театральләштерелгән тамашалар, бәйрәм утлары, ял кичәләре, конкурслар оештырыла һәм үткәрелә. Коллектив-барлык республика конкурс-фестивальләрендә ("Кушкапка уеннары" -2019,2020;"Энҗе бортеклерен эзлэп "-2019;"Казан солгесе "-2020;"Халкым мирасы "-2020;"Жыр моннары" -2020...) катнаша.
Күп санлы бүләкләр,Рәхмәт хатлары,бу коллективның эше өчен грамоталар үзләре өчен сөйли.
"САФ" ның төп характеры-репертуарда халык (яки автор) иҗаты әсәрләрен куллану, халык уен коралларын(гармуннар), шулай ук традицион костюмнарны һәм башка элементларны(фольклор бәйрәмнәр:Нардуган, Нәүрүз) куллану. Рухи башкару һәм Тамырларга кайту тыңлаучыларга һәм тамашачыларга Безнең иҗатыбызга тирәнтен үтеп керү мөмкинлеге бирә.