2020 нче елның 10 нчы ноябрендә Югары Ослан гимназиясе базасында Югары Ослан муниципаль районы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре арасыннан квалификация дәрәҗәсенең квалификация категориясенә куела торган таләпләргә туры килү-килмәүне билгеләү максатыннан аттестация үтәргә теләүчеләр өчен һөнәри тест үткәрелде.
Тест «Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге» МБУнең укыту эшләре буенча начальник урынбасары Әхмәтова Ф. М. җитәкчелегендә яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычын профилактикалау һәм киметү буенча санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән оештырылды.
Гариза бирүчеләргә «ТР Электрон мәгариф»дәүләт мәгълүмат системасында тест үткәрү сораулары тәкъдим ителде. Тест үткәрү вакыты он-лайн режимда 1 сәгать 10 минут тәшкил итте. Педагоглар югары профессиональ дәрәҗәдә һәм яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Аларның алдагы эшләре өчен киңәшләр бирелде.