2020 елның 9 ноябреннән "Россия балалары-2020" Бөтенроссия ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе старт алды.
Аның төп максаты-балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү, аларны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчелеккә тарту фактларын ачыклау, шулай ук халыкның наркотик куллану нәтиҗәләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылык дәрәҗәсен арттыру.
Операция кысаларында районның белем бирү учреждениеләрендә балигъ булмаганнар арасында аңлату эшләре алып бару, шулай ук ата-аналар арасында наркотикларны законсыз куллануның зыяны һәм нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып бару максатыннан профилактик чаралар үткәрелә.