Агымдагы елның 13 ноябрендә Югары Ослан районының өч авылы мәчетендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Надежда Скареднова, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» полиция башлыгы урынбасары Анатолий Сакин һәм мәчет имамнары катнашында дини әдәбият тикшерелде.
Экстремистик юнәлештәге билгеләр булган материалларны тикшерү барышында, шул исәптән Россия Федерациясе территориясендә тыелган материаллар табылмады. Моннан тыш, барлык мәчетләрдә тәртип саклана, шулай ук пандемия чорында куркынычсызлык чаралары да үтәлә: өстәлләрдә битлекләр, перчаткалар һәм кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары бар.