Үзара салым - 2020

2020 елның 14 ноябре, шимбә

Узган ике атна эчендә халыктан үзара салым акчасы килә башлады. План күрсәткечләре 96,9% ка үтәлгән , халыкның гомуми суммасы 2 млн.923 мең сум тәшкил иткән.

Үзара салым салу объектларындагы эшләр ахырына якынлаша. 32 контрактның 27се төгәлләнгән. 22 объект буенча, финанс һәм техник контрольдән соң, подрядчылар белән тулы исәп-хисап ясалды. Карахуҗа, Макыл һәм Шылаңгы авыл җирлекләрендә эшләр төгәлләнү алдында. Ике контракт буенча килешүне өзү процедурасы алып барыла (Соболевское, Шеланга), үзара салым акчалары шул ук максатларга 2021 елда файдаланылачак.

Барлыгы (республикадан дүрт тапкыр финанслашуны исәпкә алып) 2020 елда үзара салым программасы аша торак пунктларны төзекләндерү мәсьәләләренә 15,7 млн. сум акча тотылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International