Гражданнарны кабул итү

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе


Бүген, 17 ноябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 3 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: җир кишәрлегенә аренда шартнамәсен озайту, булган җир кишәрлеген киңәйтү һәм эшкә урнаштыру.

Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.

Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.

Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International