Югары Ослан гимназиясе базасында өстәмә белем бирү педагогы Тарасов Роман Евгеньевич җитәкчелегендә «агач һәм металлны сәнгатьле эшкәртү» дигән техник иҗат түгәрәге эшли башлады.
«Агач һәм металлны сәнгати эшкәртү» өстәмә белем бирү түгәрәгенең программасы мәктәп укучыларын мөстәкыйль иҗатка җәлеп итүгә, аларның сәнгати күзаллауларын киңәйтүгә исәпләнгән. Әлеге программа буенча дәресләр агач һәм металл эшкәртү белән бәйле күп кенә белгечлекләрнең нигезләрен белергә мөмкинлек бирәчәк, бу киләчәк һөнәрне сайлауны җиңеләйтәчәк. Әлеге программаны тормышка ашыру мөмкин, чөнки заманча матди-техник база: материаллар, кул хезмәте инструментлары һәм махсус станоклар бар.