Югары Ослан муниципаль районында алтын юбилярларны котлау тантанасы узды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Менә 50 ел инде ирле-хатынлы Грачевлар Александр Петрович һәм Любовь Петровна тормыштан кулга-кул тотынып, яхшы мөнәсәбәтләр берлеген ныгытып баралар.
Ирле-хатынлы Грачевлар гомер буе «Карагуҗа» совхозында төрле эшче, ә ул сыер савучы булып эшләгән. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм район үсешенә зур өлеш кертүе өчен ирле-хатынлы Грачевлар күп тапкырлар Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 
Алтын туйга кадәр мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән һәркемгә дан!
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы хөрмәтенә ирле - хатынлы Грачевларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International