ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек шоферлар буенча чираттагы рейд үткәрәчәк

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Җомга көнне, 20 ноябрьдә, Югары Ослан ЮХИДИ хезмәткәрләре янә исерек шоферлар рейдына чыгачак.

Транспорт чараларын массакүләм тикшерү көн дәвамында бөтен район территориясендә узачак. Исерек шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча эш ничек алып барылуы турында район ЮХИДИ башлыгы Альберт Борһанов сөйләде.

"2020 ел башыннан безнең хезмәткәрләр тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 89 административ материал төзелде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2019 елда исерек шоферлар саны артты, шул ук вакыт эчендә 82 исерек шофер ачыкланды", - дип сөйләде Альберт Шамил улы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International