Президиум утырышы

2020 елның 20 ноябре, җомга

19 ноябрьдә узган «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумы утырышында район башлыгы Марат Зиатдинов, район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, Совет аппараты җитәкчесе Людмила Никитина, башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Әлфия Минһаҗева, Соболевский авыл җирлеге башлыгы – ТР СМО ассоциациясенең Ревизия комиссиясе әгъзасы Ольга Майорова катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы «ассоциациясенең XV съездын чакыру турында»;

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең структурасын формалаштыру һәм штат санын билгеләү буенча методик рекомендацияләр турында" 2006 ел, 30 декабрь, 584нче карары;

3. Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык-2021»эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турларын үткәрү турында.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XV съездын 17 декабрьдә уздыру турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International