Район юбилеена әзерлек

2020 елның 20 ноябре, җомга

2021 нче елда Югары Ослан районы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә.

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан районының 90 еллыгы кысаларында чаралар әзерләү һәм оештыру мәсьәләсе буенча җаваплы затлар белән беренче эшлекле киңәшмә үткәрде.

Оештыру комитеты составы, чаралар планы расланды. Шулай ук авыл җирлекләрендә бәйрәм чараларын оештыру мәсьәләләре дә каралды. Район үзәгендә күп төрле чаралар узачак.

Мәдәният, мәгариф, спорт, Авыл хуҗалыгы, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башкалар районыбызның 90 еллыгына багышланган үз планнарын эшләделәр.

Район халкын, шулай ук, гомуми бәйрәмгә әзерләнүдә катнашуыгызны сорыйбыз, үз тәкъдимнәрегезне Югары Ослан муниципаль районының рәсми сайтына юлларга мөмкин https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/ яки кайнар линия телефонына 8843792225.

Районның рәсми сайтында район юбилеена әзерлек белән бәйле материаллар урнаштырылачак, шулай ук әлеге дата белән бәйле барлык чаралар да яктыртылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International