Югары Ослан муниципаль районында гражданнарны кабул итү декадасы

2020 елның 20 ноябре, җомга

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Соңгы еллар дәвамында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнен халыкны кабул итү буенча чаралар үткәрү күркәм традициягә әйләнде.

Агымдагы елда партиянең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү декадасы 1-10 декабрьдә узачак.

Алдагы еллардагы кебек үк, акциядә катнашу өчен төрле дәрәҗәдәге депутатлар – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында партия активы һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары, социаль өлкә, ТКХ учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, юристлар җәлеп ителәчәк.

Россия Федерациясендә катлаулы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, кабул итүләр декадасын дистанцион форматта үткәрергә тәкъдим ителде.

Дистанцион кабул итү формалары һәм эш графигы 1-10 декабрь көннәрендә өстәмә рәвештә хәбәр итәбез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International