Оптимальләштерү

2020 елның 20 ноябре, җомга

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумы утырышында без элегрәк язганча, Татарстан Республикасы муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең структурасын формалаштыру һәм штат санын билгеләү буенча методик рекомендацияләр турындагы мәсьәлә каралды.

Методик тәкъдимнәр җирле үзидарә органнарының структурасын һәм штат санын оптимальләштерү максатларында эшләнде.

Җирле үзидарә органнарының типлаштырылган составы һәм структурасы, структур бүлекчәләрнең штат саны нормативлары тәкъдим ителде. Оптимальләштерүне өч этапта уздыру планлаштырыла.

Якын арада методик рекомендацияләр нигезендә Советның, район Башкарма комитетының, палаталарның структурасы һәм штат саны проектын эшләргә кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International